Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә нәфис гимнастика буенча ачык турнир үтте

Әлмәттә нәфис гимнастика спорт төре 2016 елдан бирле үсеп килә. Шул вакыт аралыгында ул инде шактый популярлашырга да өлгерде.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы призына үткәрелгән нәфис гимнастика буенча турнир моның ачык дәлиле булып тора.

Ярышлар программасына өч яшьтән алып унбиш яшькә кадәрге спортчыларның чыгышлары кертелгән иде. Аларның кайберләре өчен бу әле беренче адымнары булса, күпләр инде хәзер үк профессиональ спортчы исеменә дәгъва кыла.

Кечкенәрәкләр күнегүләр башкарган вакытта предметлар кулланмыйча чыгыш ясады, ә олыларга исә  үз чыгышларында кыршау һәм  тасмалар ярдәмгә килде.

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса