Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә “Кросс Татарстана – 2018” үзачак

15 сентябрь көнне Әлмәттә Россиякүләм йөгерү көне “Кросс Татарстана – 2018” үткәрү планлаштырылган. Шул сәбәпле кайбер урамнарда автотранспорт хәрәкәте чикләнәчәк.

Спорт сөючеләр белән бер рәткә профессиональ спортчылар һәм спорт ветераннары да басачак. Шуның белән бәйле рәвештә ярыш маршрутына кергән кайбер урамнарда сәгать 8.00 дән 12.00 гә кадәр автотранспорт хәрәкәте чикләнәчәк:

Ленин урамы (Ленин һәм Гагарин урамнары чатыннан Ленин һәм М.Җәлил урамнары чатына кадәр);

М.Җәлил урамы (Ленин һәм М.Җәлил урамнары чатыннан М.Җәлил һәм Лермонтов урамнары чатына кадәр);

Лермонтов урамы (М.Җәлил һәм Лермонтов урамнары чатыннан Лермонтов һәм Радищев урамнары чатына кадәр);

Радищев урамы (Лермонтов һәм Радищев урамнары чатыннан Радищев һәм Киров урамнары чатына кадәр);

Радищев урамы (Радищев һәм Киров урамнары чатыннан Радищев һәм Тимирязев урамнары чатына кадәр);

Радищев урамы (Радищев һәм Тимирязев урамнары чатыннан Ленин һәм Радищев урамнары чатына кадәр);

Ленин урамы (Ленин һәм Радищев урамнары чатыннан Ленин һәм Гагарин урамнары чатына кадәр).

 

Фото:http://almetievsk-ru.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса