Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә кар чаналары сезоны ачылышы узды

14 декабрьдә нефтьчеләр башкаласында Яр Чаллы, Казан һәм Удмуртия Республикасыннан килгән кунаклар катнашында кышкы кар чаналары йөрү сезоны ачылышы узды. Чараны «Ультиматум» спорт-техника клубы оештырды.

Ачылу программасы кысаларында якташыбыз Ринат Хәйбуллин истәлегенә волейбол турниры һәм «Мирас» спорт комплексы буенча экскурсия дә үткәрелде. Чараның икенче өлеше «Снежинка» спорт һәм күңел ачу комплексында  дәвам итте. Биредә  гадәттәгечә, клубның яшь спортчыларына ярышларда катнашу өчен яңа экипировка тапшырылды.

Кунакларның сәфәре төшке  аш белән тәмамланды. Биредә шулай ук киләсе сезонга ярышларда катнашу, шулай ук Әлмәттә сноукросс буенча чемпионатны оештыру планнары  турында сүз алып барылды.

Фото: http://almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса