Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә фигуралы шуу секциясе эшли

«Татнефть» компаниясе инициативасы белән «Спутник» спорт сараенда фигуралы шуу секциясе эшли башлады.

Хәзерге вакытта бирегә 120 спортчы йөри. Төркемнәрдә кызлар гына шөгыльләнә. Өлкән тренер Юлия Алчинова хәбәр иткәнчә, малайлар да килә, ләкин тимераякта яхшы шуучылар һәрвакыт диярлек хоккейга китә икән.

“Безнең максат – кызларның турнирларда җиңү яулаулары, спорт разрядларына ирешү, – дип планнары белән уртаклаша Юлия Коншина. – Без Татарстанда иң яхшы мәктәп булырга телибез һәм моңа ирешү өчен бар көчебезне куячакбыз!” ⠀

Соңгы айларда бинаның чишенү бүлмәләре, хореография классы, спорт залы, хуҗалык бүлмәләренә төзекләндерелә. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса