Әлмәттә Данис Зарипов кәшәкәсе һәм шлемы лотереяга уйнатылды
Фестиваль «Яхшы боз» программасы кысаларында үткәрелде.
Кичә Әлмәттә 21нче мәктәпнең хоккей кортында «Әтине, әнине һәм хоккейны яратам» гаилә фестивалендә Данис Зарипов автографы һәм аның имзасы белән кәшәкә, хоккей шлемы лотереяда уйнатылган. Бу хакта «Нефтяник» хоккей клубы хәбәр итә.
Фестивальнең асылы шунда: өч кешедән торган балалар һәм аларның әти-әниләре командасы олимпия системасы буенча бер–берсе белән ярыша. Ярышлар стартына 48 команда чыкты. Барлык 144 катнашучы да истәлекле медальләр, ә җиңүчеләр кубок һәм призлар алды.
Фестивальдә катнашучыларны Татарстан Хоккей федерациясе вице-президенты Андрей Рябов котлады. Мәртәбәле кунаклар арасында Казаннан махсус килгән атаклы хоккейчы Геннадий Маслов та бар иде.
2016 елдан башлап мондый бер көнлек спорт чарасы илнең күп шәһәрләрендә уздырылды.
Фестиваль «Яхшы боз» программасы кысаларында Елена һәм Геннадий Тимченко хәйрия фонды ярдәме белән оештырыла. Аның төп максаты - балалар хоккее үсеше өчен уңай шартлар тудыру. Әлмәттә бәйрәмне Татарстан Хоккей федерациясе, шәһәр хакимияте, «Татнефть» компаниясе, «Ак Барс» һәм «Нефтяник» хоккей клублары оештырды.
Фото: ХК «Нефтяник»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа