Әлмәттә бокс көнен билгеләп үттеләр
“Нефтьче” Мәдәният сарае каршында бокс көне уңаеннан флешмоб оештырылды.
Биредә спортчылар һәм барлык теләк белдергән кеше катнаша алды. Катнашучылар башта күнегүләр ясадылар аннары бокс спорт төренең төп алымнарын башкардылар. Әлеге чара барышында шулай ук бүләкләр уйнатылды. Бокс уенының тарихы белән яхшы таныш шәһәрдәшләр бүләкләр отты.
Бәйрәмдә чама белән 250 спортчы катнашты. Саннар буенча, әлеге спорт төре белән Татарстанда 5000 нән артык спортчы шөгыльләнә. Флешмобтан соң спортчылар “Мәңгелек ут” мемориалына юл тоттылар.
Фото: http://almetievsk-ru.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа