Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә «Батырлык атналыгы» кысаларында иптәшләрчә матч узды

«Батырлык атналыгы» акциясе кысаларында Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлеге ветераннары 21 нче мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары белән иптәшләрчә волейбол матчы уздырды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге каршында оештырылган иҗтимагый совет рәисе урынбасары Рәшит Ярмиев укучыларны  бәйрәм белән котлап, ярышта катнашучыларга уңышлар теләде.

Ветераннар һәм укучылар арасындагы бу матч бик дәртле булды.  Залда дустанә атмосфера һәм күтәренке кәеф хөкем сөрде. Ярыш барышында ике команда да матур комбинацияләрдән торган уен һәм үзләренең осталыкларын күрсәтә алдылар.  Матч нәтиҗәләре буенча полиция ветераннары командасы 3:0 исәбе белән җиңү яулады.  

Укучылар ветераннарга Ватанны саклаучылар көне белән котлап, үз куллары белән ясаган котлау открыткалары бүләк итсә, ветераннар исә аларга Әлмәт полиция бүлеге тарихы турындагы истәлекле китапны тапшырдылар.

 

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса