Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәтлеләрне Казанга көч сынашырга чакыралар

Татарстанның иң масштаблы вакыйгаларының берсе булган “АК БАРС Банк Казан марафоны 2019”да катнашу өчен теркәлү 5 ноябрьдә башланып китте.

Ел саен уздырыла торган йөгерү 5 майда Казанның төп урамнары буенча узачак. Быел Казан үзендә марафон буенча Россия чемпионатын кабул итә. Бу карар Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе президиумында чыгарылды.

Марафон TIMERMAN спорт чаралары сериясе тарафыннан оештырыла. Быел TIMERMAN  үзенең беренче сезонын уңышлы гына тәмамлады. Татарстан Республикасы буенча ел дәвамында 17 чара оештырылды. Ә 2019 ел сезонына ярышларның яңа төрләрен әзерлиләр.  Шулардан, мәсәлән, Әлмәттәге өч көнлек кышкы фестиваль,  тулы дистанцияле триатлон һәм ике җәйге велоузыш.

Ярышларда катнашу өчен  “АК БАРС Банк Казан марафоны”ның  рәсми сайтында теркәлү кирәк.

 

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса