Әлмәтлеләр ТР Чемпионатында һәм беренчелегендә җиңү яулады
20 гыйнварда Казан шәһәрендә спорт-бал биюләре буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге булып узды.
Биредә бөтен республикадан килгән талантлы биючеләр катнашты. Бу зур вакыйгага биючеләр ел буе әзерләнә: үз өстендә эшли һәм танылган укытучылардан мастер класслар ала.
Максат - иң яхшы нәтиҗә күрсәтү һәм Татарстан Республикасы чемпионы исеменә лаек булу.
“Грация” клубы укучылары Александр Беспалов һәм Злата Шимкова Владислав Шимков җитәкчелегендә өч тапкыр җиңү яуладылар һәм 2019 елда 7-8 яшьлек катнашучылар категориясендә Татарстан Республикасының абсолют чемпионнары булдылар.
Киләсе адым – Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашу.
Фото:http://zt116.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа