Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт көрәшчеләре сынатмады

31 гыйнвардан алып 2 февральгә кадәр Тәтештә 18 яшькә кадәрге егет-кызлар арасында ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды.

Бу ярышларда Татарстан Республикасыннан 180 спортчы катнашты. Биредә Олимпия резервы спорт мәктәбендә шөгыльләнүче   10 егет һәм 10 кыз шәһәр данын яклады.

Киеренке көрәш нәтиҗәсендә безнең спортчылар  3 көмеш һәм 5 бронза медаль яулады.

 Икенче урынга 46 кг авырлык категориясендә Лиана Галиева, 69 кг авырлык категориясендә Ольга Еланская һәм 110  кг авырлык категориясендә Азат Артыков  лаек дип табылды.

Ә өченче урынны 49 кг авырлык категориясендә Динара Габрахманова, 49 кг авырлык категориясендә Юлия Толстова, 57 кг авырлык категориясендә Дарина Сабитова һәм 67 кг авырлык категориясендә Ксения Цурунова алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса