Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәтлеләр “Ермак”ны тар-мар итте

21 гыйнвар көнне “Нефтяник” үз бозында “Ермак” командасын кунак итте.

Әлмәтлеләр беренче һөҗүмдә үк  исәпне ачып җибәрде.  Михаил Мокин  һәм   Динар Хәмидуллин  башлаган атаканы  Ярослав Альшевский  гол итеп тәмамлады.   Бераздан  бертуган Альшевскийлар тагын берешәр ассистент  баллы туплады.  Голның авторы исә Михаил  Мокин булды.  Уналтынчы минутта   диктор кабат  Мокин һәм Станислав Альшевский фамилияләрен атады. Исәп 3:0 булды.

Икенче периодта  Хуго Янсонс Максим Сәлаховка пас бирде һәм исәп 4:0  әйләнде. Уенның уртасында “Нефтяник” әлеге өстенлектән  уңышлы  файдаланды.   Мокин һәм Хәмидуллин тапшырган алканы  капкага  Станислав Альшевский кертте.

Тиздән Әлмәт җанатарларын борчуга салган штраф салынды.  Ләкин әлмәтлеләр бәхетенә Андрей Филоненко  алка кертә алмады.

Җиңү ноктасын Кирилл Адамчук куйды.

 

Фото: Ильнар Тухбатов/⁠ИА Татар -⁠ информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X