Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәтлеләр “Динамо” командасы белән очрашты

Гыйнвар аеның соңгы көнендә “Нефтяник” Санкт-Петербург шәһәренең “Динамо” командасы белән уйнады.

Уен башында көндәшләр бик тырышып эшкә кереште. Бераздан кунаклар  аларның территориясенә кереп, Тодыковның капкасына һөҗүм ясый башладылар. “Динамо” аларга яхшы җавап бирергә тырышты. Тик исәпне барыбер кунаклар ачып җибәрде.  Сиренага биш минут калганда алканы Ярослав Альшевский кертте.

Икенче тәнәфескә биш минут калганда  Николай Елисеев әлмәтлеләрне кабат алга чыгарды. Соңгы минутта ике команда да гол кертә алды. Ләкин тәнәфескә көндәшләр минималь өстенлек белән китте. Өченче периодта  бик күп паузалар ясалды.  Бу исә “Нефтяник”ка файдага гына булды. Уен ахырында “Нефтяник” “Динамо”ның штурмына бирешмичә нык торды.

 

Фото: "Нефтяник" хоккей клубы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса