Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәтлеләр беренчелекне бирмәде

13 декабрь көнне Әлмәтнең «Татнефть» ААҖ спорт комплексында көрәш буенча Россия һәм Татарстан Республикасы чемпионы, ТР спорт мастеры, билбау көрәше буенча дөнья чемпионы, «Әлмәтнефть» НГДУ хезмәткәре Б.З. Вәлиев истәлегенә багышланган XIII яшүсмерләр турниры булып узды.

Ярышларда Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы, Лениногорск, Мамадыш, Азнакай, Актаныш, Туймазы һәм Богырыслан шәһәрләреннән килгән 16 команда составында 154 спортчы көч сынашты.

Әлмәт шәһәрен җыелма командасы составында Олимпия резервы спорт мәктәбенең 10 шәкерте дә чыгыш ясады.

Киеренке көрәш нәтиҗәсендә безнең егетләр ике алтын, ике көмеш һәм өч бронза медаль яуладылар.

Беренче урынга 85 килограммга  кадәр авырлык категориясендә Данил Мусин һәм Рәсим Шириев лаек дип табылды.

Икенче урынны 70 килограммга  кадәр авырлык категориясендә Искәндәр Гарифҗанов һәм 75 килограммга  кадәр авырлык категориясендә Искәндәр Исрасилов алды.

Өченче урынга 45 килограммга  кадәр авырлык категориясендә Алексей Сергиванов, 50 килограммга  кадәр авырлык категориясендә Роман Спридонов һәм 55 килограммга  кадәр авырлык категориясендә Александр Прокофьев ия булды.

Гомумкоманда зачетында әлмәтлеләр беренче урынны алды.

Егетләр  Олимпия резервы спорт мәктәбенең көрәш бүлегендә  тренерлары Рузил Ганиев һәм Фәнил Мингазов  җитәкчелегендә шөгыльләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса