Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәтлеләр белән бергә Илнур Закарин да ярышачак

Велоузышчы Илнур Закарин «Tour de Tatarstan Almetyevsk 2019» шоссейлы велоузышларында катнашуы турында игълан итте.

Әлеге велоярыш Әлмәттә 9 июнь көнне булачак.

  • Илнур Закарин – Россия велоузышчысы, Katusha-Alpecin командасы әгъзасы, ТРның Ел спортчысы 2018, күп көнле  «Джиро д’Италия» 2019 велоузышларының 13 нче этабы җиңүчесе.

Ул чараны оештыру комитетына узышта катнашырга теләве турында хәбәр итте. Спортчы 100 км  дистанцияне узарга планлаштыра.

«Tour de Tatarstan Almetyevsk» трассасының маршруты шәһәрнең истәлекле урыннары һәм Кама елгасы кушылдыгы яныннан узачак. Катнашучылар өчен 5 километр, 50 һәм 100 километрлы дистанцияләр әзерләнгән.

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса