Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәтлеләр алты медаль белән кайтты

12-16 февраль көннәрендә Казанда 2005-2006 елгы яшүсмерләр арасында бокс буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

Ярышларда 173 спортчы катнашты. Бу ярышларда  Әлмәтнең “Девон-Юность”  бокс клубы вәкилләре дә катнашып призлы урыннар алып кайтты.

Беренче урынга 35 кг авырлык категориясендә Илдан Шәңгәрәев һәм 38,5 кг авырлык категориясендә  Владислав Беляев ия булды. Өченче урынга  40 кг авырлык категориясендә  Илья Коростелев,   52 кг авырлык категориясендә Раил Шамионов, 50 кг авырлык категориясендә Азат Баймиев һәм 46 кг авырлык категориясендә Камил Зәйнулов лаек дип табылды.

Егетләр тренерлары  Р. Бормотов җитәкчелегендә шөгыльләнә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса