Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәтле - дөнья чемпионы!

Әлмәт спортчысы Искәндәр Гарифҗанов көрәш буенча 17-18 яшьлек егетләр арасында узган дөнья беренчелегендә җиңүче булды. 70 кг авырлык категориясендә ул иң яхшысы дип танылды.

Искәндәр тренерлары  Рузил Ганиев һәм Ильяс Билалов җитәкчелегендә шөгыльләнә.  Көрәш буенча дөнья чемпионаты 21-23 июнь көннәрендә узды. Быел ул беренче тапкыр 17-18 яшьлек егетләр арасындагы дөнья беренчелеге белән берлектә узды. Анда 35 илдән 200 дән артык көрәшче катнашты.

Чемпионатның башлангыч турнирлары Казанның Идел буе спорт академиясе базасында булса, ир-атлар арасында финал ярышлары 23 июньдә Саба районының Миңгәр авылындагы «Миңгәр-2019» республика сабантуенда үткәрелде.

Ярышларда ир-атлар һәм егетләр арасында 9 комплект медаль уйнатылды.

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса