Әлмәтле дөнья чемпионатында катнашачак
18 гыйнварда Петрозаводскида (Карелия Республикасы) кышкы триатлон буенча Россия чемпионаты узды.
Ярышларда 18 регионнан килгән 80 нән артык спортчы катнашты.
Чемпионат кысаларында шәхси узыш та булды. Ул үз эченә йөгерү, велосипед һәм чаңгы узышын алды.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Әлмәт кызы Светлана Соколова хатын-кызлар арасында чемпион булды.
Ул шулай ук 6-10 февраль көннәрендә Италиядә узачак кышкы триатлон буенча дөнья чемпионатына сайлап алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа