Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт йөзүчесе республика чемпионаты җиңүчесе булды

5-7 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә йөзү буенча Татарстан Республикасы чемпионаты булып узды.

Ярышларда бөтен республикадан килгән 300 гә якын кеше катнашты.Өч көнлек ярыш нәтиҗәләре буенча  14 спортчыдан торган Әлмәт командасы  8 медаль яулады.

 Эдуард  Вәлиәхмәтов 400 м,  200 метрга комплекслы йөзү, 100 метрга брасс һәм баттерфляй  буенча  республиканың абсолют чемпионы, ә   50 метр брасс дистанциясе буенча  көмеш призер булды.

Владислав Акишин  исә 200 м. га баттерфляй, 200 м. комплекслы йөзү, 400 м. га комплекслы йөзү дистанцияләрендә бронза медаль яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса