Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт йөзүчесе алтын медаль белән кайтты

5-7 февраль көннәрендә Казанда 2003-2004 елгы малайлар һәм 2005-206 елгы кыз балалар арасында йөзү буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

Әлеге ярышлар Россия беренчелегендә һәм Бөтенроссия укучылар спартакиадасында катнашу өчен сайлап алу этабы булды. Бу ярышларда Әлмәт йөзүчеләре дә катнашып, җиңүгә иреште.

Каты көрәш нәтиҗәсендә Әлмәтнең Олимпия резервы махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән РенальНәҗипов  ике алтын һәм ике бронза медальгә ия булды.

Ренальне һәм аның тренеры Светлана Вәлиәхмәтованы шушы зур җиңүләре белән котлыйбыз!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса