Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт йөзүчеләре медальләр белән кайтты

11-13 март көннәрендә Пенза шәһәрендә йөзү буенча Россия Кубогы ярышлары этапларының берсе узды.

Анда Татарстан Республикасы составында Олимпия резервы спорт мәктәбе спортчылары Әлмәт данын яклады. Бу юлы алар тугыз медальга лаек булды.

Реналь Нәҗипов 4х100 м кушылган йөзү эстафетасында беренче, 4х100 м ирекле стиль белән йөзү эстафетасында икенче һәм 200 м комплекслы йөзү буенча өченче урынны алды.

Эдуард Вәлиәхмәтов 100, 200 һәм 400 м брасс белән йөзү буенча беренче урын, 200 м баттерфляй белән йөзү буенча өченче урынга лаек булды.

Егор Силачев 4х100 м ирекле стиль белән йөзү эстафетасында икенче урын иясе булды.

Спортчыларны һәм аларның тренеры Светлана Вәлиәхмәтованы зур җиңү белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса