Әлмәт спортчысы ТР җыелма командасы составына керде
5 - 8 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә 2004-2005 елгы егетләр арасында бокс буенча Татарстан Республикасы беренчелеге үтте.
Турнирда барлыгы 139 спортчы катнашты.
Бу уеннарда Әлмәт шәһәре җыелма командасы составында “Девон-Юность” бокс клубында шөгыльләнүче Таһир Нуруллин катнашты.
Киеренке көрәш нәтиҗәсендә Таһир 1 нче урын иясе булды.
Таһир ТР җыелма командасы составына сайланды. Алар шулай ук Россия беренчелегенә сайлап алу белән турнирларга алга таба әзерлек өчен җыеннарга чакырылачак.
Спортчы “Девон-Юность” бокс клубында тренерлары Р. Низамиев һәм С. Бормотов җитәкчелегендә шөгыльләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа