Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт спортчысы грек-рим көрәше буенча федераль чемпионат призеры булды

Чемпионат 26-28 ноябрьдә Саранск шәһәрендә узды.

Әлмәтле - олимпия резервы спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлегендә шөгыльләнүче Надежин Сергей 97 кг га хәтле авырлык категориясендә Идел буе федераль чемпионатының бронза призеры булды.

Әлеге төбәкара ярыш 2021 елда Ростов-Дон шәһәрендә узачак грек-рим көрәше буенча Россия чемпионатында катнашу өчен сайлап алу ярышы булып тора.


Менә дигән әзерлек һәм уңышлы чыгыш ясау нәтиҗәсендә Әлмәт көрәшчесе Россия чемпионатында катнашу хокукын яулады. Сергей Россия Федерациясе җыелма командасына керде.


Спортчының тренеры - Гаджиев Эдуард Замир улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса