Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт спортчылары ТР җыелма командасы составына керде

10-14 март Алабуга шәһәрендә 2006-2007 елгы яшүсмерләр арасында бокс буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

Турнирда республика район һәм шәһәрләреннән килгән 184 спортчы катнашты.Биредә Әлмәт спортчылары да уңышлы нәтиҗәләргә иреште.

40 кг кадәр авырлык категориясендә Артем Бормотов һәм 57 кг кадәр авырлык категориясендә Эмиль Шәйхетдинов I урынга лаек булды.Моннан тыш, хөкемдарлар советы карары нигезендә Артем иң оста боксчы дип танылды. Альберт Арсланов иcә 66 кг кадәр авырлык категориясендә III урын иясе булды.

Беренчелекне яулаган ике әлмәтле дә Татарстан Республикасы җыелма командасы составына сайлап алынды һәм алар Россия беренчелегенә әзерлек өчен җыеннарга чакырылачак.

Спортчылар “Девон-Юность» бокс клубында тренерлары Р. Низамиев С. Бормотов җитәкчелегендә шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса