Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт спортчылары сынатмады

13-16 февраль көннәрендә Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә А. Дергунов истәлегенә спорт акробатикасы буенча Бөтенроссия ярышлары узды.

Анда Россиянең 18 шәһәреннән килгән 325 спортчы катнашты. 
Әлмәт Олимпия резервы спорт мәктәбенең акробатика бүлегендә шөгыльләнүче 10 спортчы шәһәр данын яклады. 
Алар уңышлы чыгыш ясап, нефтьчеләр каласына ике комплект алтын медаль алып кайтты. 
МС программасы буенча кызлар пары - Элина Галиева белән Рената Хабибуллина һәм КМС программасы буенча ирләр пары - Таһир Мөхәммәтҗанов белән Егор Курбаткин 1 нче урыннарны алды. 
Аларның тренерлары – В. Семакин һәм З. Семакина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса