Әлмәт спортчылары республика беренчелегеннән җиңү белән кайтты
22-24 февраль көннәрендә Болгар шәһәрендә самбо буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
Әлеге ярышларда 20 команда составында 218 гә якын кеше катнашты. Әлмәт спортчылары да бу ярышларда югары нәтиҗәләргә иреште.
Ярыш нәтиҗәләре буенча 46 кг кадәр авырлык категориясендә 3 нче урынны Эмиль Гыйззәтуллин, ә 1 нче урынга 65 кг авырлык категориясендә Диана Рискова һәм 70 кг авырлык категориясендә Ольга Еланская ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа