Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт пенсионерлары җиңү белән кайтты

31 октябрь көнне Казан шәһәрендә өлкән буын вәкилләре арасында йөзү буенча “Өченче яшь” республика ярышлары узды.

Спорт бәйрәмендә  Россия Дәүләт Думасы депутатлары, хезмәт, социаль сәясәт һәм  ветераннар эшләре буенча комитет әгъзалары да катнашты. Ярышлар су төрләре буенча спорт сараенда уза. Бирегә  Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан килгән 48 команда катнашты. Программа үз эченә хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында  25 метрга йөзү һәм 25 метрга  командалы эстафетаны алган иде. Бәйгедә Әлмәт районының иң актив пенсионерлары катнашты. Эстафета нәтиҗәләре буенча безнең өлкәннәр 2 урынны алды. Командалы зачетта Әлмәт районы 3 урынга лаек булды.

Без исә чын күңелдән пенсионерларыбызны  зур җиңүләре белән тәбрик итәбез!

 

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса