Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт кызлары "бронза"га ия булды

12-15 март көннәрендә Ульяновск шәһәрендә ирекле көрәш буенча 16 яшькә кадәрге егет-кызлар арасында Идел буе федераль округы беренчелеге ярышлары узды

Анда округның 14 төбәгеннән килгән 354 спортчы катнашты. Ярышларда Татарстан Республикасы составында Олимпия резервы спорт мәктәбенең 10 спортчысы Әлмәт данын яклады.
Киеренке көрәш нәтиҗәсендә безнең спортчылар ике бронза медаль яулады.

36 кг кадәр авырлык категориясендә Евгения Горшкова һәм 70 кг кадәр авырлык категориясендә Ксения Белоногова өченче урынга лаек булдылар.

Спорчыларыбызны һәм аларның тренеры – Эльмира Насыйбуллинаны ихластан котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса