Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт көрәшчесе Россия беренчелегендә катнашачак

30 гыйнвардан алып 1 февральгә кадәр Саранск шәһәрендә 18 яшькә кадәрге егетләр арасында грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды.

Анда Идел буе федераль округының 13 регионыннан 314 көрәшче катнашты.

Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Әлмәт Олимпия резервындагы спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлегендә шөгыльләнүче  биш спортчы чыгыш ясады.

Киеренке көрәш нәтиҗәсендә Әлмәт көрәшчесе Ильяс Зиннуров 65 кг авырлык категориясендә көмеш призер булды.

Ул 12-16 март көннәрендә Ингушетия Республикасының Магас шәһәрендә узачак грек-рим көрәше буенча Россия беренчелегендә катнашу хокукына ия булды.

Ильясны һәм аның тренеры Зәйнуллин Тимур Рафис улын Россия беренчелегенә чыгулары белән котлыйбыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса