Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт көрәшчеләре сынатмады

25-26 гыйнвар көннәрендә Казанда СССРның спорт мастерлары Н.Измаилов һәм Г.Новиков истәлегенә багышланган 2005-2006 елгы яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча ачык республика турниры узды.

Бу ярышларда Волжск, Киров, Әлмәт, Чаллы, Бөгелмә, Баулы, Урыссу, Казан һәм Яшел Үзән районнарыннан килгән 110 көрәшче катнашты.

Нефтьчеләр каласын бу ярышларда Олимпия резервы махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлегендә шөгыльләнүче 11 спортчы тәкъдим итте.

Киеренке көрәш нәтиҗәсендә безнең егетләр югары нәтиҗәләр ирештеләр.

Беренче урынны  32 килограммга кадәр авырлык категориясендә Камил Галимов, 38 килограммга кадәр авырлык категориясендә  Ярослав Кобин, 41 килограммга кадәр авырлык категориясендә  Рамил Морзаханов, 48  килограммга кадәр авырлык категориясендә Илназ Багуманов,52 килограммга кадәр авырлык категориясендә Ибраһим Кәримов һәм 57 килограммга кадәр авырлык категориясендә Самандар Мадумаров яулады.

Икенче урынга 41 килограммга кадәр авырлык категориясендә Рафаэль Вафин һәм 52 килограммга кадәр авырлык категориясендә Әнвәр Нуретдинов лаек булды.

Ралиф Галиев исә 41 килограммга кадәр авырлык категориясендә өченче урын иясе булды.

Егетләр Олимпия резервы махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлегендә  тренерлары Э. Гажджиев, Д. Корнилов, Э. Джанвелян, Р. Латыйпов, Т. Мингалиев һәм Айрат Вәдыйгуллин җитәкчелегендә шөгыльләнә.

 

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса