Әлмәт көрәшчеләре республика турнирыннан җиңү белән кайтты
20 октябрь көнне Азнакай шәһәрендә ир-егетләр арасында татар-башкорт көрәше буенча VI республикакүләм турнир узды.
Турнир Россиянең торак-коммуналь хуҗалыгының мактаулы хезмәткәре,Татарстан Республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре Солтанов Инсаф Сәет улы истәлегенә багышланган булган. Бирегә Татарстаннан 120 спортчы килде. Әлмәт җыелма командасы составында Олимпия резервы махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең көрәш бүлегендә тәрбияләнүче алты бала катнашты. Әлмәтлеләр сынатмады.
70 килограмм авырлыктагы категориядә беренче урынны Искәндәр Гарифҗанов алды .
45 килограмм авырлыктагы категориядә өченче урынны Булат Москов алды.
Алар тренер Рузиль Ганиев җитәкчелегендә шөгыльләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа