Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт көрәшчеләре – республика чемпионаты җиңүчеләре

Казанда көрәш буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты тәмамланды. Иң көчле көрәшче исемен алу өчен 44 командадан 373 спортчы көч сынашты

Ярыш нәтиҗәләре буенча командалар арасында беренче урынны Теләче районы командасы яулады, икенче урынны Әлмәт шәһәре көрәшчеләре яулады, ә  өченче урынга Кукмара командасы ия булды.

Әлмәт командасы чемпионатта уңышлы чыгыш ясады.

65 кг га кадәр авырлык категориясендә беренче урынны Искәндәр Мортазин яулады.

75 кг. га кадәр авырлык категорисендә Рамил Синякаев чемпион булды.

75 кг. га кадәр авырлык категорисендә Марат Кәримов, 85 кг. га кадәр авырлык категориясендә Рәсим Шириев, 130 кг. га кадәр авырлык категориясендә Радик Сәлахов икенче урын иясе булдылар.

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса