Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт көрәшчеләре республика беренчелегендә дә сынатмады

10-11 гыйнвар көннәрендә "Татнефть" ААҖ спорткомплексында 21 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

Бу ярышлар 2020 елның 4-8 мартында Яр Чаллы шәһәрендә узачак Идел буе федераль округы беренчелегенә сайлап алу ярышлары рәвешендә булды.  Ярышларда бу яшь категориясе буенча Казан, Яр Чаллы, Чистай, Урыссу, Яшел Үзән, Азнакай, Зәй, Баулы, Әлмәт һәм  Бөгелмәдән килгән иң көчле 64 спортчысы катнашты.

Әлмәт данын Олимпия резервы спорт мәктәбенең  грек-рим көрәше бүлегендә шөгыльләнүче 8 спортчы яклады. Ныклы әзерлек һәм җиңүгә ирешү теләге нәтиҗәсендә безнең егетләр  2 алтын һәм 3 көмеш медаль яулый алды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча  55 кг кадәр авырлык категориясендә Роман Зырянов һәм 72 кг кадәр авырлык категориясендә Адель Насыйбуллин беренче урынга лаек булды.

Икенче урынга 55 кг кадәр авырлык категориясендә Реналь  Сәләхетдинов, 67 кг кадәр авырлык категориясендә Максим Хәйретдинов һәм 87 кг кадәр авырлык категориясендә  Михаил Сабаев ия булды.

Тренерлары – Э. Гаджиев, Э. Джанвелян, Д. Корнилов һәм Р, Латыпов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса