Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт көрәшчеләре Биектаудан ЗУР җиңү белән кайтты

14-16 февраль көннәрендә Биектауда герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган "Ватаным Татарстан"газетасы призына милли көрәш буенча республика турниры узды.

Анда Татарстан, Марий Эл, Чувашстан, Башкортстан республикаларыннан килгән 50 команда составында 420 көрәшче катнашты. 

Гомум команда зачеты нәтиҗәләре буенча Әлмәт шәһәре командасы 2 нче урынга лаек булды. 
75 килограммга кадәр авырлык категориясендә Марат Кәримов, Рамил Синякаев (80 килограммга кадәр) һәм Айдар Алтынбаев (100 килограммга кадәр) икенче урынга лаек булды. 

Алардан беразга гына калышып, Искәндәр Мортазин 65 килограммга кадәр авырлык категориясендә өченче урын иясе булды. 
Без чын күңелдән көрәшчеләребезне әлеге зур җиңүләре белән тәбриклибез һәм уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса