Әлмәт командасы "бронза"га ия булды
6 май көнне Азнакай шәһәрендә СССРның спорт мастеры И. Мингалиев истәлегенә багышланган греко-рим көрәше буенча ачык республика турниры узды.
Әлеге турнирда республикабызның 9 шәһәреннән килгән 91 команда катнашты. Әлмәт данын бу бәйгедә Олимпия резервы махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 16 спортчы катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынга - Рафаил Вафин, икенче урынга – Абдулазис Туркунбаев, Наил Бәширов һәм Тимур Гарипов, өченче урынга - Дмитрий Токарев, Рахман Косымов, Рамазан Халиков, Руслан Балтаев һәм Эдгар Хәбибрахманов ия булды.
Гомуми зачетта Әлмәт командасы өченче урынны яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа