Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт гимнасткалары бер көмеш һәм ике бронза медаль алып кайттылар

22-24 ноябрь көннәрендә Түбән Камам шәһәрендә И.Г. Җәббаров истәлегенә багышланган спорт гимнастикасы буенча ярышлар булып узды. Бу ярышларда Түбән Кама, Яр Чаллы, Чистай, Әлмәт шәһәрләреннән килгән 70 гимнаст катнашты.

Әлмәт шәһәре данын бу ярышларда Олимпия резервы спорт мәктәбенең гимнастикасы бүлегендә шөгыльләнүче  10 укучысы яклады.

Киеренке көрәш нәтиҗәсендә гимнасткаларыбыз  Әлмәткә бер көмеш һәм ике бронза медаль алып кайта алды.

II разрядлы программа буенча Харитонова Виктория 2 нче урынны яулады.

III разрядлы программа буенча Ясминә Закирҗанова һәм II разрядлы программа буенча Эвелина Нестерова 3 нче урын иясе булдылар.

Кызлар спорт мәктәбендә тренерлары Любовь Гомзякова һәм  Марсель Гайнуллин җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса