Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт егетләре сынатмады

31 гыйнвардан алып 3 февральгә кадәр Түбән Новгород шәһәрендә кикбоксинг буенча Идел буе федераль округы беренчелеге һәм чемпионаты узды.

 

Бу ярышларда  Идел буе федераль округы регионнарыннан килгән 400 гә якын спортчы катнашты. Әлмәт данын бу ярышларда Олимпия резервы махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең кикбоксинг бүлегендә шөгыльләнүче 8 спортчы яклады.

Киеренке көрәш нәтиҗәсендә безнең егетләр бер алтын, биш көмеш һәм бер бронза медаль яулый алдылар.

Идел буе федераль округы чемпионатында 60 кг авырлык категориясендә 1 урынны  Ширхан Гусейнов  яуласа,  икенче урынны  48 кг авырлык категориясендә Сабина Мәксүмҗанова, 67 кг авырлык категориясендә Дмитрий Козлов һәм 86 кг авырлык категориясендә Руслан Никаненков алды.

Идел буе федераль округы беренчелеге буенча 70 килограммга кадәрге һәм аннан авыррак ир-атлар категориясендә икенче урынны Глеб Ежов, 90 килограммга кадәрге һәм аннан авыррак ир-атлар  категориясендә Эдуард Фазлыев һәм 57 килограмм авырлык категориясендә өченче урынны Станислав Панов алды.

 

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса