Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт боксчысы алдынгы

13-17 август көннәрендә Соль-Илецк шәһәрендә халык мәгарифе отличнигы, Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Степанович Шишкин истәлегенә Бөтенроссия бокс ярышлары узды.

Турнирда Әстерхан өлкәсе, Мәскәү өлкәсе, Оренбург өлкәсе, Татарстан Республикасы, Башкортстан, Чуаш Республикасы, Удмуртия Республикасы, шулай ук Казахстан  һәм Үзбәкстаннан килгән иң көчле боксчылар катнашты.

Бу чарадан Әлмәт боксчылары да читтә калмады. Әлмәт  спортчысы Хазар Мехтизаде Ярыш нәтиҗәләре буенча  52 кг авырлыкта  1 нче урынга ия булды.

Тренерлары  Р.Низамиев һәм С.Бормотов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса