Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт боксчылары яңа медальләр яулады

14-17 май көнне Ульяновск шәһәрендә Дмитрий Милюков истәлегенә 2006-2007 елгы егетләр арасында бокс буенча шәһәр беренчелеге узды.

Турнирда Татарстан, Ульяновск,  Пенза өлкәләре һәм Мордовия республикасыннан  килгән 70  спортчы катнашты.

Бу чарадан Әлмәт боксчылары да читтә калмады.  Турнир  нәтиҗәләре буенча  34 кг авырлыкта  Илдан Шәңгәрәев һәм 36 кг авырлыкта  Артем Бормотов  1 нче урынга, ә Рамазан Мөхәрәмов 48 кг авырлыкта  2 нче урынга ия булды.

Тренерлары  Р.Низамиев һәм С.Бормотов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса