Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт боксчылары Түбән Кама шәһәреннән җиңү белән кайтты

1-3 ноябрь көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә бокс буенча “Нефтехимик” спорт клубы беренчелеге узды.

Турнирда Түбән Кама, Казан,  Яр Чаллы, Әлмәт, Кама Аланы, Байлар Сабасы һәм Яңа Чишмә районнарыннан килгән 65 спортчы катнашты. Әлмәт боксчылары бу ярышларда да сынатмады.

Турнир нәтиҗәләре буенча әлмәтлеләр түбәндәге урыннарга ия булды:

1 урынны 28 килограммга кадәр авырлык категориясендә (2007 елгы) Кирилл Коростылев, 36 килограммга кадәр авырлык категориясендә (2006 елгы) Артем Бормотов, 46 килограммга кадәр авырлык категориясендә (2004 елгы)  Таһир Нурллин һәм 66 килограммга кадәр авырлык категориясендә (2002 елгы) Назар Мехтизаде алды.

2 урынга 50 килограммга кадәр авырлык категориясендә (2003 елгы) Хазар Мехтизаде һәм 64 килограммга кадәр авырлык категориясендә (1998 елгы) Роман Кудлович ия булды.

Тренерлары – Р.Р. Низамиев һәм С.А. Бормотов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса