Әлмәт боксчылары алдынгы
11-13 апрель көннәрендә Яңа Чишмә районында төбәкара бокс турниры булып узды.
Әлеге турнирда Татарстан һәм Марий Эл республикасыннан килгән 70 спортчы катнашты, Әлмәт данын бу бәйгедә Яшьлек-Девон бокс клубында шөгыльләнүче 11 көрәшче яклады.
Әлмәт боксчылары бу ярышларда уңышлы гына чыгыш ясап, алдынгы урыннарга ия булдылар.
36 кг авырлык категориясендә беренче урынга Святослав Малышев, 30 кг авырлык категориясендә Кирилл Коростелев һәм 33 кг авырлык категориясендә Илдан Шәңгәрәев ия булды.
Икенче урынга 30 кг авырлык категориясендә Кенан Вейтсало, 24 кг авырлык категориясендә Марат Мингалиев, 36 кг авырлык категориясендә Роман Манукян һәм 38,5 кг авырлык категориясендә Рамазан Мөхәрәмов лаек дип табылды.
Ә өченче урынны 55 кг авырлык категориясендә Егор Гудошников алды.
Егетләр “Девон-Юность” бокс клубында тренерлары Р. Низамиев һәм Сергей Бормотов җитәкчелегендә шөгыльләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа