Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәтнең футбол кыры Европадагыча булачак

Әлмәт шәһәр стадионында футбол кырының өслеген алыштыру буенча эшләр тәмамлану алдында.

Ремонт эшләре бер ай элек башланган иде. Әлеге дәвердә подрядчылар иске катламны алып, дренаж модуле урнаштырган.

Боларның барысы да «Демография» милли проекты һәм «Спорт - тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Ял көннәрендә эшләрнең йомгаклау этабына күчәргә ниятлиләр – эшчеләр ясалма яшел келәм җәячәк. Әйтергә кирәк, Европадагы спорт мәктәпләрендә шундый өслек кулланыла. Россиядә «Лужники»да, «Динамо»да да өслек заманча. План буенча эшләр 25 июльгә төгәлләнергә тиеш. Подрядчылар сүзенә караганда, алар эшләрне вакытыннан алда, киләсе ай уртасына үтәп чыгарга ниятли.

Фото:архив/https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса