Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Йөзү буенча Әлмәт җыелма командасы беренче тапкыр ТР Кубогында җиңде

Ярышлар 9-12 сентябрьдә Казанда узды. Анда Олимпия резервы спорт мәктәбе йөзүчеләре катнашты.

Балалар шәхси зачетларда бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Ярышларда төрле дистанцияләрдә һәм йөзү стильләрендә Эдуард Вәлиәхмәтов 3 беренче һәм 2 икенче урыннарны алды. Никита Королев өч алтын һәм бер көмеш медаль яулады. Ренат Нәҗипов көмеш һәм алтын медальләргә ия булды.

Эстафета да Әлмәт командасы өч көн рәттән «Ирекле стиль белән 4х100», «Ирекле стиль белән 4х200», «4х100 комплекс» компетенцияләрендә иң яхшысы булды. Безнең шәһәр җыелма командасы беренче тапкыр Татарстан Республикасы шәһәрләре җыелма командалары арасында медаль зачетында җиңү яулады.
Спортчыларның тренерлары - Светлана Вәлиәхмәтова һәм Надежда Ожегина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса