Казанда Синхрон йөзү мәктәбе ачыла
Татарстан Республикасы Президентының синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры белән очрашуында шундый карар кабул ителде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Татьяна Покровская белән очрашуында сентябрьдә Казанда Синхрон йөзү буенча мәктәп ачу турында карар кабул ителде. Бу хакта Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татарстан Синхрон йөзү федерациясенең Попечитель советы рәисе Ольга Павлова әйтте.
Яңа мәктәп Татьяна Покровская исемен йөртәчәк.
«Покровская — безнең бренд, безгә кирәкле нәрсә, — диде Ольга Павлова. - Моннан тыш, сез, Татьяна Николаевна, WorldSkills илчесе булачаксыз».
Аннары Ольга Павлова Татьяна Покровскаяга Казанның яшь зәркәнчеләре эшләгән көмеш бизәнү әйберен бүләк итте.
Фото: tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа