Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Казанда көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионаты була

Ярышта Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан 42 командада 400 спортчы катнаша.

Иртәгә, 21 ноябрьдә, Казанда "Ак Барс" сараенда көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионаты башлана. Ярышлар 23 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Ярышларда 400 спортчы катнашачак, алар Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан 42 команданы тәкъдим итәчәк”, диелә хәбәрдә.

Турнир 60 кг, 65 кг, 70 кг, 75 кг, 80 кг, 85 кг, 90 кг, 100 кг, 130 кг га кадәр һәм 130 килограммнан артык авырлык категорияләрендә узачак.

Үз авырлык категорияләрендә җиңүчеләр Татарстан җыелма командасына алына. Алар декабрьдә Казанда көрәш буенча Россия чемпионатында катнаша.

Чемпионат 22 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә ачыла.

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/20/197291/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса