Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Казан кунагы «Мирас»ны югары бәяләде

22 гыйнвар көнне Әлмәткә эш сәфәре белән Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов килде.

Аны Әлмәт районы физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Дмитрий Бакалдин озатып йөрде. 

Спорт объектларының төзелү тәҗрибәсен өйрәнү кысаларында Алмаз Мингулов Татарстанда тиңе булмаган «Мирас» спорт комплексында булды. 
Ул бинаның масштаблылыгын, эчке интерьерын, спорт белән шөгыльләнү өчен тренажерларны һәм, әлбәттә, «Мирас»ның йөзек кашы булган Олимпия дәрәҗәсендәге 50 метрлы бассейнны югары бәяләде. 

«Мирас»та башка спорт объектларында куллану өчен яхшы гына типовой чишелешләр бар", - дип билгеләп үтте үзенең Инстаграм сәхифәсендә спорт министры урынбасары.

Фото: https://www.instagram.com/miras.almet/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса