Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Казан кикбоксчысы Прагада узган турнирда "бронза" медаль яулаган

Турнирга 16 илдән 246 спортчы җыелган.

Прагада К-1 бүлегендә кикбоксинг буенча Европаның иң абруйлы турнирларыннан берсе («Чехия Гран-прие») төгәлләнгән.

6-9 сентябрь көннәрендә Прагада узган ярышларга 16 илдән 246 спортчы җыелган.

Россия җыелмасы составында Татарстан спортчысы - «Хан» клубы вәкиле Илья Соколов та чыгыш ясаган. Ул ике алышта Польша һәм Украина вәкилләрен откан. Өстәвенә, икенчесендә аңа Украина җыелма командасының иң көчле спортчыларыннан берсе булган һәм әлеге турнирның узган елдагы этабы җиңүчесе Дмитро Беднин белән көрәшергә туры килгән.

Финал ярышында исә Илья Соколов Белоруссия вәкиле Макс Спандоренкодан бер баллга калышып, "бронза" медальгә лаек булган.

 

Фото: пресс - служба клуба единоборств

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса