Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Канадада яшәүче әлмәтле: «Ике тәгәрмәчтә хәрәкәт итү биредә гадәти санала»

Велосипедларның популяр транспорт булуына чынлыкта мин үзем дә игътибар бирмәгән идем (ияләшкәнмен ахры), әмма Канадада алар бик күп!

Биредә һәр шәһәрдә велоюллар бар, кайдадыр алар юк икән, велосипедчылар тыныч кына машиналар белән янәшә төп юл буйлап баралар. Алар, әлбәттә, кагыйдәләрне үтәргә һәм, һичшиксез, шлем кигән булырга тиешләр. Без яшәгән Монреаль исә, гомумән, дөньяда велосипедны иң күп үз итүчеләр шәһәре! Без монда велосипедчыларның күплеген күреп, бераз аптырап та калдык (гәрчә Эдмонтонда да алар шактый иде).


Шәһәрнең борынгы булуы нәтиҗәсендә юллар тар, әмма шуңа да карамастан, велоюллар да күп. Велосипедчыларның барысы да диярлек үз транспортларында йөри, шулай да арендага да алырга мөмкин. Моның өчен көн дәвамына 5 доллар гына түлисе. Шәһәр буенча, һәр бина янында велосипедларны кую өчен махсус урыннар булдырылган. Канадада ике тәгәрмәчтә хәрәкәт итү гадәти санала.


Кешеләр велосипед юлларыннан йөрми, шуңа штрафлар да юк. Бик теләсәләр дә йөри алмаслар иде, чөнки монда һәр 5 секунд саен велосипедлар йөреп тора.


Майя Еремеева
Канада, Монреаль

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса