Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«КАМАЗ-Мастер» машинасы «Дакар»ның өченче этабында зыян күргән

Ралли-марафонның өченче этабы катнашучыларга 427 километр озынлыктагы участокны узарга туры киләчәк.

Согуд Гарәбстанында «Дакар-2020» ралли-марафонының өченче этабында Дмитрий Сотников җитәкчелегендәге «КАМАЗ-Мастер» командасының йөк машинасы җитди зыян алды — йөк машинасы ташка бәрелгән. Бу хакта команданың Инстаграмдагы битендә хәбәр ителә.

«Дмитрий Сотниковның экипажы кипкән елга үзәнендә көчле тузанлы юлдан соң, комлы юл аша кисеп, трассага кире кайта, анда ком астында күзгә күренми торган зур таш була. Ул машинага зыян китерә һәм май ага башлый. Экипаж төзәтергә һәм хәрәкәтне дәвам итәргә тырыша», диелә хәбәрдә.

«Дакар»ның өченче этабы Неом — Неом боҗра маршруты буенча уза. Катнашучыларга озынлыгы 427 километр булган участокны узарга туры киләчәк.

Фото: kamazmaster.ru

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса