Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ишегалды футболы ярышларының республика этабы җиңүчесе билгеле булды

Бүген «Татнефть-Олимп» стадионында «Бердәм Россия» партиясенең «Балалар спорты» федераль проекты кысаларында «ишегалды футболы» ярышларының финалы узды.

Ишегалды футболы фестивале «Балалар спорты» партия проекты кысаларында «Бердәм Россия» бөтенросия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге инициативасы белән үткәрелә. Фестиваль бер үк вакытта Россиянең 56 субъектында үткәрелә. Җәйге чорда ул муниципаль һәм төбәк дәрәҗәсендәге меңнән артык локаль ярышларны берләштерде һәм Россиядә ишегалды футболы буенча иң масштаблы турнирга әверелде.

Июнь һәм июль айларында муниципаль этаплар узды. Аларда 2 200 дән артык кеше катнашты. Ярышларда балаларның яшәү һәм уку урыны буенча формалашкан командалар, шулай ук җәйге лагерьлар һәм балаларның башка ял итү урыннары базасында оештырылган командалар көч сынашты.

Чистай шәһәре исә региональ финалны үткәрү урынына әйләнде. Иң яхшы команда исеменә ия булу өчен Алексеевск, Чирмешән, Зәй, Минзәлә, Нурлат, Бөгелмә, Буа, Әлки, Мамадыш, Чистай, Яшел Үзән һәм Казан уенчылары көрәште.

"Татнефть-Олимп» стадионында кызу көрәш барды. Ярышларның кульминациясе 1-4 урыннар өчен уеннар булды. Кырда Казан, Бөгелмә, Минзәлә һәм Чистай командалары очрашты. Җанатарлар уенчыларны дәртләндереп, тренерлар үз үгет-нәсыйхәтләрен бирде. Киеренкелек артка барды. Чөнки командалар мактаулы исемнән тыш, 27 августтан 1 сентябрьгә кадәр Санкт-Петербургта узачак Бөтенроссия финалында Татарстан Республикасы данын яклау хокукы өчен дә көрәштеләр.

Гадел һәм мавыктыргыч ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. Өченче урынга Бөгелмә командасы, ә икенче урында – Чистай командасы ия булды. Ә беренчелекне Минзәлә командасы яулады.

 

Турнирны ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасының мәртәбәле кунаклары - Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Айрат Әхмәров, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, Татарстан Республикасында «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге «Балалар спорты» федераль проекты координаторы Ольга Павлова, Чистай шәһәре башлыгы Ольга Павлова, шулай ук ТР футбол федерациясе президенты Александр Гусев, «Рубин»футбол командасы уенчылары булды.

- Ишегалды футболы үзенә күрә ниндидер махсус шартлар таләп итми. Биредә һәр яшүсмер үзен күрсәтә ала. Биредә спортның бу төрен яратучы егетләр һәм кызлар җыелды, – дип билгеләп үтте Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, Татарстан Республикасында «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге «Балалар спорты» федераль проекты координаторы Ольга Павлова.

Җиңүчеләр һәм призерлар мактаулы кунаклар кулыннан үзләренең лаеклы бүләкләр алдылар. Шулай ук ярышларның иң яхшы капкачысы, сакчы, һөҗүмчесе билгеләп үтелде. Махсус приз белән Минзәлә командасы вәкиле Аделина Фәррахова (егетләр белән беррәттән кызлар да уйнаган бердәнбер команда) бүләкләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса