Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Игелекле традиция

Яңа ел балаларның иң көтеп алынган бәйрәмнәренең берсе ул. Рус Акташы бистәсендәге коррекция интернат-мәктәбе укучылары өчен бу исә күптәнге дуслары, "Нефтяник" командасы хоккейчылары белән кабат очрашу мөмкинлеге дә.

Әлеге игелекле традиция үз башлангычын 2000 елдан ала. Ул вакытта команда үзе теләп балалар йортына кунакка бара. Бу дуслык шуннан башланып китә. Интернат-мәктәптә алар бик еш кунак булалар.  Хоккейчылар бирегә үзләре белән махсус медицина җиһазлары, реабилитация үтү өчен җайланмалар һәм уенчыклар алып килә. Ә ел ахырында хоккейчылар балаларны үзләренең Чыршы бәйрәменә чакыра.

Вакыт уза бара, хоккейчылар алышына, ә бу күркәм традиция һаман яши бирә.  

Быел аңа бераз үзгәреш кертеп, укучылар үзләре хоккейчыларны Чыршы бәйрәменә чакырды.  Алар аңа бик тырышып әзерләнгәннәр. Җавап йөзеннән, хоккейчылар балаларны 17 декабрь көнне булган “Нефтяник”- “Йолдыз” уенына чакырды. Традиция буенча спорт сарае хезмәткәрләре балалар өчен Яңа ел өстәле әзерләгән иде.  Хоккей матчы тәмамланганнан соң уенчылар балаларны бозга чакырып татлы бүләк өләштеләр.

 

Фото: Ильнар Тухбатов/⁠ИА Татар -⁠ информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса